Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

Бу төндә Аллаһы Тәгалә үзенең колларын иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкли, гөнаһлар, хата-кимчелекләр ярлыкана торган була, изге догалар кабул ителә.

Бүген кояш баеганнан соң изге, кадерле, мөбарәк Рәҗәб ае керә – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе. Изге гамәлләрнең савабы шушы фазыйләтле айда арттырылып, ә кылынган гөнаһларга исә җәзалар күпкә зуррак итеп бирелә. Татарстан мөфтие шул уңайдан республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итә.

Камил Сәмигуллин искәрткәнчә, Рәҗәб ае якынлашкач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.

"Мөселман галимнәре һәм хәлифәләр белдергәнчә, Рәҗәб ае ул – иген чәчү ае. Аннан соң килүче Шәгъбан ае – игеннәрне карау һәм сугару ае. Ә Рамазан-шәриф ае – уңыш җыю ае. Шулай итеп, Рәҗәб – Рамазан аена әзерләнү юлында рухи чистарыну өчен беренче баскыч", - ди Татарстан мөфтие.

Быел Рәҗәб аеның беренче көне җомга көненә туры килә, димәк ул мөселман календарендагы истәлекле көн – Рәгаиб кичәсе белән башлана. Җомганың һәрбер төне үзенчәлекле, әмма җомгага Рәгаиб кичәсе дә өстәлгәндә, әлеге төннең әһәмияте берни белән дә чагыштырып булмаслык дәрәҗәгә, зур кыйммәткә әверелүен дә искәртә ул.

"Әлеге төндә Аллаһы Тәгалә үзенең колларын иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкли, гөнаһлар, хата-кимчелекләр ярлыкана, изге догалар кабул ителә. Шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Без һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләнең бәһасез бүләге булуын истә тотып, кадерле гомеребезне Раббыбызга рәхмәтле булып үткәрергә, изге гамәлләр һәм догалар кылырга тиеш", - дип өнди мөфти.

"Аллаһыдан әлеге айны мөселман өммәтенең берләшүенә һәм чәчәк атуына сәбәпче кылуын сорыйм. Раббүл-Гыйззә безгә әлеге Рәҗәб аен тиешле рәвештә үткәрергә Үзе ярдәмче булса иде: тыелган гамәлләрне эшләүдән ерак торуны насыйп итсен, изге гамәлләргә савапларны күп тапкырлар арттырып бирсен һәм Үзенең рәхмәтенә ирешүебез белән бүләкләсен", - дип йомгаклый Камил Сәмигуллин.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев