Алма-Ата стационарларында 30 кеше “менингококк инфекциясе” диагнозыннан дәвалана, үлем очраклары да бар.
Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика мөфтиятенә, менингит аркасында, студентларны ураза тотуны туктатырга тәкъдим итте. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
“Ураза вакытында организм һәм иммунитет үзгәрешләр кичерә. Студентларның сессия вакытында организмнары хәлсезләнә һәм инфекция җиңел эләгә”, – дип хәбәр итте журналистларга Астанада Казахстан сәламәтлек саклау министры Елжан Биртанов.
Алдан хәбәр ителгәнчә, май ахырында Алма-Ата стационарларында 30 кеше “менингиттан дәвалана, үлем очраклары да бар. Казахстанның башка төбәкләрендә дә инфекциянең берничә очрагы ачыкланган.
Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan
Нет комментариев