Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Казан» аэропорты дөньяның иң яхшы 10 аэропорты исемлегенә керде

Британия компаниясе авиакомпанияләр һәм аэропортлар күрсәтә торган төрле хезмәтләр сыйфаты буенча тикшеренүләр үткәргән.

«Казан» халыкара аэропорты Skytrax бәяләве буенча елга 5 млн кешегә кадәр пассажир агымы булган дөнья аэропортлары рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропорты Россиянең әлеге рейтингка кертелгән бердәнбер һәм беренче аэропорты булып тора», – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рейтингны «Лондон-Сити» (LCY) аэропорты җитәкли, шулай ук Люксембург (LUX) һәм Баку (GYD) аэропортлары иң яхшылар дип танылды.

  • Skytrax - төрле авиакомпанияләр һәм аэропортлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өйрәнү буенча махсуслашкан Британия бәйсез тикшеренү консалтинг компаниясе.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев