Берничә сәгатьтән Казанга Һиндстанның Гоа штатыннан россиялеләр белән тагын бер самолет килүен көтәләр.
«Казан» халыкара аэропортында чит илдә булган 143 Россия гражданинын каршы алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Роспотребнадзорның ТР идарәсе хезмәткәрләре бортта ук тепловизор ярдәмендә санитар-карантин чараларын уздыра. Аннан соң пассажирларны Роспотребнадзор белгечләре озатуында «Васильево» шифаханәсенә мәҗбүри обсервациягә илтәчәкләр», - диде Галимова.
Кайтучылар арасында 71 кеше Татарстаннан, калганнары Россиянең башка төбәкләреннән. Барлык кайтучылар да медицина тикшерүе узачак: температура үлчәнә, анализлар алына. Якындагы ике атна дәвамында алар медицина күзәтүендә булачак.
Берничә сәгатьтән Казанга Һиндстанның Гоа штатыннан россиялеләрне алып кайтучы тагын бер самолет килүе көтелә.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев