Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк
Яңалыклар

Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк

Хәзерге вакытта цирк хезмәткәренең фил янына килгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы ачыклана.

Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк. Бу хакта циркның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк «Татар-информ» Казан циркында филнең эшчегә һөҗүм итүе турында хәбәр иткән иде. 29 яшьлек ир-атны хастаханәгә баш мие селкенү һәм кабыргалары сыну билгеләре белән китергәннәр.

Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана, шулай ук зыян күрүченең хайваннар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы тикшерелә.

Шул ук вакытта «Филләр һәм цирк магиясе» программасында үзгәрешләр булуы хәбәр ителә: алга таба филләр шоуда чыгыш ясамаячак.  

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев