Шаттллар берничә маршрут буенча йөриячәк.
Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында футбол яратучыларга уңайлы булсын өчен 48 бушлай шатлл хәрәкәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белдерде.
Алар Спорт сарае - “Кәҗә бистәсе” метро станциясе – “Адоратский урамы” тукталышы, “Казан-2” тимер юл вокзалы, “Тандем” сәүдә үзәге һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәге аша “Адоратский урамы” тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк.
“Ихтыяҗ булган очракта, матч башланырга 4 сәгать кала, шулай ук аэропорттан “Адоратский урамы” тукталышына кадәр шаттллар йөриячәк”, - дип билгеләп үтте Фәттахов.
Җанатарларга эзләп табарга җайлы булсын өчен бу автобусларга чемпионат символикасы куелачак.

Фото: Рамиль Гали
Нет комментариев