Казанда дөньяда беренче электрон оркестры булдырчаклар
Казанда уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга планлаштыралар. Яңа коллектив үз эшен җәен Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты матчларында башлар, дип көтелә.
Оркестрда барлык музыкаль уен кораллары – кыллы төркемнән тынлыга кадәр – барысы да электрон булачак.
Классик агач уен коралларыннан өстенлекләре шунда – урам фестивальләрендә, перформансларда, концертларда әлеге “электроника” алыштыргысыз булачак. Салкында алар катып калмый, техник чаралар ярдәмендә тавышы ерак араларга ишетелә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев