Эш бирүчеләр кайбер хезмәткәрләргә аена 200 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итә.
Superjob эш эзләү сервисы Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингын тәкъдим итте. Тикшеренү мәгълүматлары «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.
«2021 ел башында Казанда иң югары хезмәт хакын „1С“ аналитигына тәкъдим итәләр. Тиешле таләпләргә туры килгән хезмәткәр 200 мең сумнан артык эш хакы алырга мөмкин», - дип искәртә рейтингны төзүчеләр.
Икенче урында – электр техникасы җиһазларын сату буенча белгеч, аңа 100 мең сум тәкъдим итәләр. Өченче урында – кибет администраторы (75 мең сум).
Алга таба исемлекне iOS мобиль операция системасына программа әзерләүчеләр (70 мең сум) дәвам итә. 5 позициядән торган рейтингны логистика менеджеры (70 мең сум) төгәлли.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев