Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар»
Яңалыклар

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар»

Самолетның яктырту җайланмасы 2,6 миллион сумга төшкән.

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар». Вуз җитәкчелеге журналистларга яңа яктырту-динамик җайланма урнаштырылган, тышкы ягына реставрация ясалган, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган самолетны тәкъдим итте.

Архитектурная подсветка Ту-144

КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, очкычтагы яктырту җайланмасының әлегә тугыз режимы (икесе — гадәти, җидесе – динамик) бар. Динамик режим яшел, зәңгәр һәм ак төсләрне берләштерә. Бу - зәңгәр күктә болытларны ярып очкан самолетны хәтерләтеп тора, дип искәртте ул.  

Архитектурная подсветка Ту-144

Архитектурная подсветка Ту-144

 

Фото: Михаил Захаров


Нет комментариев