Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Хәния Фәрхи "йолдызы" урынына кайтарылды

Бауман урамында кар чистарткан вакытта "йолдыз"ның махсус техника тарафыннан сынуы ихтимал.

Казанда реставрация эшләреннән соң Хәния Фәрхинең "йолдызы" кире урынына кайтарылды. Бауман урамында яңадан балкып торган йолдыз фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды. 

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы март азагында социаль челтәрләрдә республика башкаласының үзәк җәяүлеләр урамында урнашкан "Йолдызлар аллея"сендә Хәния Фәрхинең "йолдызы"н ватулары турында мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр иткән иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә йолдызны махсуслаштырылган компания реставрация өчен алуын һәм берничә көннән аны урынга кайтаруларын хәбәр итеп, бу мәгълүматны кире кактылар.

Шулай ук идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, йолдыз карны чистарту вакытында махсус техника тарафыннан зыян күргән дип фаразлана, шуннан соң аны реставрациягә биргәннәр.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев