Фильмны “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә карап булачак.
30 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы күрсәтеләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Жили-были мы” гаилә фильм-әкияте Сергей Михалков исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты булган “Хрустальный ключ” повесте буенча төшерелгән.
Россия Федерациясенең “2011-2015 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2012 елдан башлап Татарстанда тифлокомментарияле һәм субтитрлы фильмнар Россия кинематографиясе үзәге базасы - “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрсәтелә.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Нет комментариев