Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Сәләх” мәчете ачыла

Тимергали хәзрәт Юлдашев яңа мәчетнең имам-хатыйбы була.

Иртәгә, 4 июль көнне, Казанның Зур Клыки бистәсендә “Сәләх” мәчете ачылу тантанасы була. Әлеге чарада күпләгән дин әһелләренең, иганәчеләрнең, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең катнашуы көтелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанат сәгать унбердә башлана. Башта Коръәннән аятьләр укып, дога кылачаклар. Күркәм чарага килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк, мөхтәрәм затларга мөфтият исеменнән рәхмәт хатларын тапшырачак.

Чарага Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, ТР Президенты киңәшчесе Камил Исхаковның килүе көтелә. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтендә хезмәт итүче егермедән артык дин әһеле чакырулы.

Тантанада яңа мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев дини корылманы сафка бастыруда үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырачак. Тантаналы ачылыш тасмасы киселгәннән соң, уникенче яртыда мәчет эчендә вәгазьләр сөйләнәчәк. 12.00 сәгатьтә – өйлә намазы була.

300 кешегә исәпләнгән, 500 квадрат метрны тәшкил итүче “Сәләх” мәчете Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча урнашкан. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланып китте, 2018 елның 4 сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Изге Рамазан аенда ярымай куелды.

Хәзерге вакытта мәчеттә биш вакыт намазлар, җомга, гает намазлары укыла. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт алу урыннары бар. Шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәсе булдырылган. Мәчеткә Зур Клыки, Константиновка бистәсе, “Весна” торак комплексында яшәүче мөселманнар даими йөри.

Фото: ДУМ РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев