Барлык туристлар да 14 көнлек карантинга озатыла.
13 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында Татарстан туристлары (150дән артык кеше) утырган очкычны каршы алачаклар. Аларның барысы да — Таиландка ял итәргә киткән татарстанлылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Самолет аэропортка төшү белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык санитар-эпидемиология чаралары үткәреләчәк. Барлык туристлар да карантинга озатылачак. Аларның кулына тиешле карар биреләчәк. Барысы да даими медицина күзәтүе астында булачак», — диде Галимова.
Фото: Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев