Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар балаларына Бари, Солтан, Амиран, Серж, Теодор һәм Ярослава исемнәре биргән

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 347 бала (180 малай һәм 167 кыз) тууы теркәлгән.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 347 бала (180 малай һәм 167 кыз) тууы теркәлгән. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1100 һәм 4720 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Камил, Әмир, Кәрим, Айлин, Адель, Эмиль, Ибраһим, Ева, Мәрьям. Сирәк кушылган исемнәр: Бари, Солтан, Амиран, Алана, Лея, Ульяна, Марта, Серж, Теодор, Ярослава.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 95 пар никахларын рәсмиләштергән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев