Казаннан Туниска авиарейс ачыла
Яңалыклар

Казаннан Туниска авиарейс ачыла

5 майдан "Казан" халыкара аэропортыннан Тунисның Энфида шәһәренә авиарейс ачыла.

Чартер рейс белән Туниска октябрь аена кадәр очып булачак. Очышлар 230 пассажир сыйдырылышлы "Boeing 757-200" самолетларында башкарыла.

Энфида шәһәренә билгеле даталарда, күп вакыт дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә генә очу планлаштырыла.

http://intertat.ru


Нет комментариев