Казанның дүрт пляжы ачылды
Яңалыклар

Казанның дүрт пляжы ачылды

1 июньннән комлыкларда коткаручылар кизү тора.

Роспотребнадзор Татарстан башкаласында 4 пляжда коенырга рөхсәт итте. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

17 майда тикшеренүләр үткәрелде. Нәтиҗәдә, белгечләр шәһәрнең 4 пляжы таләпләргә туры килә, дип таныган. Алар – “Комсомольский”, “Локомотив”, “Түбән Заречье” һәм “Тирән күл” пляжлары.

1 июньннән пляжларда коткаручылар кизү торуы турында хәбәр ителә.

Фото: KZN.RU
http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев