Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече һәм урта эшмәкәрлек цифрлы платформасы сервислары Татарстан эшкуарларына ачылды

Апрель ахырына кадәр платформада тагын 16 төбәк хезмәте барлыкка киләчәк.

Җомга көнне, 11 февральдә, РФ Кече һәм урта эшмәкәрлек доменында кече һәм урта эшкуарлык өчен цифрлы платформада Татарстан эшкуарлары 9 төбәк хезмәтен онлайн рәсмиләштерә алачак.

7 февральдә бизнес ачу һәм алып бару өчен кирәкле 11 онлайн сервис-ярдәмчеләр бөтен ил эшмәкәрләре өчен цифрлы платформада эшли башладылар.  Корпорация мәгълүматларына караганда, ел ахырына алар 15 тән артык булачак. Сервислар исемлеген платформаны эшләүдә катнашкан эшкуарлар үзләре билгеләде. Хәзерге вакытта ул бөтен Россия буенча тест режимында эшли.

Аерым блокка онлайн алырга мөмкин булган региональ ярдәм чаралары бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәт күрсәтүне цифрлаштырган иң беренче төбәкләрнең берсе булды. 11 февральдән башлап Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре ТР Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды карамагындагы "Минем бизнес" үзәгенең 9 хезмәтенә онлайн-керү мөмкинлеге алачак. Бу-продукцияне алга этәрү, сертификацияләү һәм популярлаштыру, бухгалтерия алып бару, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, оешманы социаль эшкуарлар реестрына кертү һәм коворкингларда урыннар алу буенча хезмәтләр. Шулай ук үз эшен башлап кына җибәрергә ниятләгән физик затлар өчен  теркәү буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Агымдагы елның апреленә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә төбәкнең санлы хезмәтләре санын 25кә кадәр арттырачак.

"2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде һәм без хәзер эшкуарлар белән хезмәттәшлекне онлайн-яссылыкка күчерү бик мөһим булуын аңлыйбыз. Бу бизнес һәм дәүләт коммуникацияләренең нәтиҗәлелеген гадиләштерергә һәм арттырырга, һәр аерым эшкуар запрослары буенча чын-чынлап кирәкле чаралар тәкъдим итәргә, шулай ук дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә һәм ярдәм итәргә ярдәм итәчәк кире элемтә алырга мөмкинлек бирәчәк", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел дәвамында бизнес һәм коммерция платформалары соравы буенча өстәмә сервислар интеграцияләнәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес өчен цифрлы платформа  кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе һәм икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Аны төзү эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектта каралган, аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли.

Чыганак: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев