Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хокуклары – кайгыртуда

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Район прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яңа җитәкче белән каршылый. 2023 ел ахырында әлеге вазифага юстиция киңәшчесе Раил Нил улы Шәймәрданов билгеләнде. Аның тәрҗемәи хәле белән газета укучыларны таныштырган идек. Бу юлы Прокуратура көне уңаеннан блиц-әңгәмә үткәрдек.

 –Раил Нилевич, сезне бик тә җаваплы хезмәт белән бәйле «юриспруденция» белгечлеге алуга нәрсә этәрде?

–Үзем эшче-крестьян гаилә­сеннән. Һөнәр сайлауга килгәндә, мөгаен, гражданнарга ярдәм итү, социаль гаделлекне, аларның бозылган хокукларын торгызырга теләү омтылышы йогынты ясагандыр. Шундый хыял Россия дәүләт гуманитар университетына алып килде. Дипломлы булу белән хокук саклау органнарында эшли башладым. «Прокурор» латинчадан тәрҗемә иткәндә «кайгыртырга» дигәнне аңлата. Шулай икән, бөтен нәрсәгә дә гадел карарга, кешеләргә булдыра алганча ярдәм итәргә тиешбез.

–Хәзерге коллективыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?

–Без оператив составта 4 хез­мәткәр, бер урынбасар һәм ике ярдәмчем. Коллектив тәҗрибәле һәм һәрберсенең гомуми стажлары 20  елдан артып китә. Ба­ры­сы да сыналган, ышанычлы, тәҗ­ри­бәле кешеләр. Үз вазифаларын үтәү­гә намуслы караучылар.

–Район прокуратурасының 2023 елдагы эш күрсәткечләре бе­лән танышу сездә нинди фи­кер­ләр калдырды?

–Хокук сагында торучыларга­ ку­­елган бурычлар үтәлгән. Шәх­­­си состав тарафыннан җә­мә­­­­­­гать тормышының барлык өл­­­­кәләрендә законлылыкны ны­­­гы­ту максатында максималь ты­­­рыш­лык куелган. Өстенлекле юнә­лешләрнең берсе – граж­дан­нар­ның Конституциядә каралган хокукларын яклау. Сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәтне сак­лау, торак-коммуналь, җирләр­дән файдалану өлкәләре, аерым категория кешеләрнең мән­фә­гатьләре прокуратураның даими контролендә. Мөрәҗәгатьләр бе­­­лән эшләү исә җитди игътибар со­­раган “авырткан җирләр”не ачык­­­лауга нык булышлык итә. 2023 елда прокуратура тара­фын­­нан 210 мөрәҗәгать каралып, шуларның күбесе канә­гать­ләндерелгән. Бирегә килеп, үз проблемаларын хәл итеп ки­түчеләр шактый. Һәр атнаның си­шәмбе көннәре – кабул итү ва­­кытым. Беркемне дә кире бор­­мыйм, тыңлыйм, киңәшләр бирәм.

Күзәтчелек эшчәнлегенә кил­гәндә, 2023 елда кануннарны үтәмәүнең 463 очрагы ачыкланган. Прокурор тарафыннан законсыз норматив-хокукый актларга һәм башка карарларга 179 протест чыгарылган. Судка 20 дәгъва гаризасы язылган, закон бозуларны бетерү турында 231 тәкъдим кертелеп, аларны карау нәтиҗәләре буенча 224 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

–Коррупцияле характердагы җинаятьләр, экстремизмга, тер­рорчылыкка каршы тору тема­ти­касы буенча мәгълүмат чара­ла­рына да мониторинг алып ба­рыла. Безнең өчен дә мөһим шу­шы мәсьәләне кузгатыйк әле...

–2023 елда район проку­ра­турасы хезмәткәрләре беренче инстанциядәге судларда 54 җинаять эшен карауда катнашкан. Алар арасында, профилактика чаралары нәтиҗәсе буларак, коррупцияле юнәлеш­тә­геләре юк.  Уртак тырышлык белән вазыйфаи һәм баш­ка вәкаләтләрдән шәхси мән­фә­гать­ләрдә файдалануга китерүче шартлар бар­лыкка килүгә юл куелмаган. Экстремизмга, террорчылыкка кар­шы тору өлкәсендә 12 ай­да 100 закон бозу очрагы ачык­ланган. Прокурор таләбе буенча 53 кеше дисциплинар җавап­лылыкка тартылган.

–Яңа елга теләкләрегез.

– Форсаттан файдаланып, про­­куратура ветераннарын һө­нә­ри бәйрәмебез билгеләп үтел­гән көннәрдә барысына да сә­­ламәтлек, озын гомер, хез­мәт­тәш­ләремә түземлек, эш­лә­рендә уңышлар телим!

Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев