Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хастаханәдә 16 яшьлек авырлы кыз үлгән

Тулада 16 яшьлек авырлы кыз хастаханәдә үлгән.

Тулада 16 яшьлек авырлы кыз хастаханәдә үлгән. Булган хәл  буенча төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү үткәрә. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына сылтама белән "Тула" ДТРК хәбәр итә. Беренче мәгълүматлар буенча, аның үлеменең сәбәбе ике яклы вирус-бактериаль пневмония булган. Кызны авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр. Табиблар пациентканың тормышы өчен көрәшкән, ләкин аны коткарып кала алмаганнар.   Үлгәннән соң экспертиза барышында кызның авырлы булуы ачыклана.   РФ Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсендә шулай ук тикшерү үткәрәләр.   Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, үлгән кешенең әти-әниләре алкогольле эчемлекләр эчкән. Кыз имин булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. 

Чыганак : https://www.tatpressa.ru/news/356869.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев