Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатирәләр дәвалый диләр...

Без бу җирдә кунак кына шул. Киләбез дә китәбез. Кемдер үзеннән соң гөлбакчалар, кемдер бушлык калдыра. Музыкант Шәфәгать Салиховның вакытсыз арабыздан китүе күпләрне тетрәндерде. Ул да халык күңелендә мәңге югалмас һәйкәл булып калыкты.

Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә дә әтисен нык сагына. Әледән әле инста тасмасына әтисе хакында хатирәләрне яңартып тора. «Әти кызы булгансың инде син, балакаем» дип яза инста дуслары да. Авыр әтиләрне югалтулар, мәңгелеккә озатулар бигрәк тә.  Миләүшә дә көтмәгәндә, уйламаганда гына әтисен югалтуны авыр кичергәндер. Истәлекле вакыйгалар, фотолар барысы да әтисен хәтерләтә. Инста тасмасына Салават Фәтхетдиновның җырлар җыентыгының фотосын куйган һәм «Әти, син дә монда бар» дип язган. Сүз дә юк, яшүсмер кыз әтисен сагына, юксына...

Нишләмәк кирәк, югалтулар авыр. Бөгелеп төшми, яшәү көчен югалтмый гына, хатирәләрне барлап, рухына дога кыласы гына кала.

Г.Гыймадиева

 

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев