Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер пенсия алу өчен гариза бирү гадиләштерелгән

Барлык хезмәтләр һәм сервислар электрон рәвештә Пенсия фонды рәсми сайтының бердәм порталына берләштерелгән.

Булачак пенсионерлар картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен кирәкле процедураларны сизелерлек гадиләштерә алачак. Россия Пенсия фондының Казанның Совет районындагы идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Анда искәртүләренчә, пенсия алды яшендәге барлык гражданнар да, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләгәндә кирәкле документларның электрон үрнәкләрен үз вакытында тикшерүгә җибәрсен өчен, үзләренең эш бирүчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Бөтен процедура яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына килеп тормыйча гына башкарыла.

«Әлеге схема документларны эш бирүченең теркәлү урыны буенча түгел, ә турыдан-туры сез яшәгән районга тапшырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, вакытыгыз да, акчагыз да янга калачак. Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язуы булган очракта, гражданнар Россия Пенсия фондына килеп тормыйча да гариза тапшыра ала», - дип аңлаттылар ведомствода.

Барлык хезмәтләр һәм сервислар электрон рәвештә Пенсия фонды рәсми сайтының бердәм порталына берләштерелгән.

Фото:архив/Эльвира Мубаракшина/Трудовая слава

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев