Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичтән эчеп руль артына утырган

Агымдагы елның 24 авгус­тында Саба районының 1нче учас­тогы җәмәгать судьясы исерек килеш руль артына утырган 40 яшьлек ир-атка карата кузгатылган административ эш буенча суд карары чыгарды.

  Аны 13 август иртәсендә юл-патруль хезмәте инспекторы Олы  Шыңар  авыл  җирлеге биләмәсендә туктата. “Юпитер” алкотекторы  аның канында рөхсәт ителгән нормадан  артык  алкоголь барлыгын күрсәтә. Транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы да булмый. Урында ук исерек йөртүчегә карата административ беркетмә төзелә, машинасы эвакуатор белән махсус стоянкага озатыла. Судта С. үзенең гаебен таныды. Кичтән эчкәннән  соң руль артына  утыруы турында  аңлатма бирде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән әлеге ир кешегә 10 тәүлеккә административ арест бирелде. Суд  карары тулысы белән  үтәлде.

   Материал Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев