Киров шәһәре үзәгендә хатын-кызны түбәдән боз төшеп үтергән
Бүген Киров шәһәре үзәгендә оныгы белән йөрергә чыккан хатын-кыз өстенә Преображенская урамындагы дүрт катлы йорт түбәсеннән карлы боз кисәге төшкән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлгән. Бала зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта биредә тикшерүчеләр эшли. Килеп чыккан...
Бүген Киров шәһәре үзәгендә оныгы белән йөрергә чыккан хатын-кыз өстенә Преображенская урамындагы дүрт катлы йорт түбәсеннән карлы боз кисәге төшкән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлгән. Бала зыян күрмәгән.
Хәзерге вакытта биредә тикшерүчеләр эшли. Килеп чыккан хәлне ачыклау эшләре бара. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев