Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус куркынычы сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намаз вакыты кыскартылачак

Дамир Мөхетдинов кул биреп сәламләшүдән әлегә баш тартып торырга өнди.

Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намазлар 10-15 минут кына укылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итте.

«Җомга намазларын укыганда, хөтбәләрнең берничә җөмләсен генә укып, сөннәтләрне калдырып үткәрәчәкбез. Намаз 10-15 минут булачак. Җомга намазлары үткәрелмәскә дә мөмкин", - диде Дамир Мөхетдинов.

Урынбасар вазгыять даими рәвештә контрольдә булуын әйтте.

"Вазгыять көн дә үзгәреп тора. Намазга кадәр һәм намаздан соң мәчеттә термаль эшкәртү ясала. Мәчеткә керүчеләрнең тән температурасын тикшерәбез. Аның өчен махсус аппаратлар сатып алдык. Бу чаралар, беренче чиратта, Җәмигъ мәчетенә кагыла, чөнки биредә биш мең кеше җыела», — ди Дамир хәзрәт.

Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары кул биреп сәламләшүдән әлегә баш тартып торырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев