Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошлар белән бергә балалар да сөенде

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат- йортына Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары килде

 19  апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат- йортының  «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды һәм  Шәмәрдәннең Дилүс Вәлиуллин җитәкчелегендә «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары, биләмәгә лицей укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр. Кош оялары төрле формада, төрле зурлыкта. Иң мөһиме, ояларда кошларга уңайлы булачак.

Моның өчен без аларга зур рәхмәт белдерәбез. Аларның катнашуы аркасында безнең тәрбияләнүчеләр канатлы дусларыбызны күзәтә, сыерчыкларның ничек яшәвен күрә алачак. Кошларның нәрсә ашавын, үз балалары турында ничек кайгыртуын беләчәкләр. дип  хәбәр итә  балалар интернат- йорты коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев