"Күрәзәче" бер ананың улын дәвалау сылтавы белән аның 3 миллион 981 мең акчасын кулга төшерә
Матбугат чараларында мошенниклар турында күпме генә язылса да, алардан алдану очраклары кабатланып тора. Мошенниклар гадәттә үзләрен полиция, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре, хәтта экстрасенслар, өшкерүчеләр, сәүдә оешмаларының дару таратып йөрүче вәкилләре итеп таныта. Алар үз корбаннары итеп еш кына ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне сайлый, әмма соңгы вакытта алар гамәлләреннән алданган...
Матбугат чараларында мошенниклар турында күпме генә язылса да, алардан алдану очраклары кабатланып тора. Мошенниклар гадәттә үзләрен полиция, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре, хәтта экстрасенслар, өшкерүчеләр, сәүдә оешмаларының дару таратып йөрүче вәкилләре итеп таныта. Алар үз корбаннары итеп еш кына ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне сайлый, әмма соңгы вакытта алар гамәлләреннән алданган яшьләр булуы да борчуга сала. Мошенниклар алдау юлы белән кешенең акчасын алу өчен төрле алымнар куллана. Мисалга, Омск өлкәсендә ике билгесез хатын-кыз бозым чыгарабыз дигән булып 280000 сум акча кулга төшерәләр. Схемасы болай: алар яшәү урыны алып тору сылтавы белән фатирга керәләр һәм йортта бозым кергәнлеге турында сөйли башлап, хуҗабикәне тәмам ышандыралар. Аннары ак җәймәгә туфрак сибеп ритуал үткәрәләр. Хуҗабикә анда ике тәре һәм 160000 санын "күрә". Нәтиҗәдә зыян күрүчене чиркәүгә шәм куярга җибәрәләр, үзләре фатирдан булган бар акчаны урлап юкка чыгалар. Чабаксар шәһәрендә шулай ук билгесез кеше, үзен күрәзәче итеп күрсәтеп, бер ананың улын дәвалау сылтавы белән аның 3 миллион 981 мең акчасын кулга төшерә. Февраль аенда Саранск шәһәрендә сатучыларны төп башына үтә гади ысул белән утырталар: товар алганда 5 мең сумлыклар белән түлибез дип касса артында утыручыларның ышанычларын яулыйлар. Сатучы тегеләргә берсүзсез сдача (әйтик, 500 сумлык товар алганда бирелергә тиешле 4500 сумны) кайтара. Мондый төр җинаятьләрне кисәтүдә профилактика чарасы - кешеләрнең уяулыгы. Артык беркатлы булмаска, алдакчылар корган ятмәгә төшүдән сакланырга кирәк. Алдарга тырышу очраклары турында полициягә хәбәр итү мөһим.
Илнар Гыйльманов,
оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев