Татарстан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
Бөгелмә районы.Иске Сумароково авылында үгезләр көтүчене сөзеп үтергән. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
57 яшьлек көтүченең үле гәүдәсе кичә кич табылган. Ир-атның тәнендә мөгез һәм тояк яралары була.
Ир-ат күптән түгел генә фермер хуҗалыгына көтүче булып эшкә урнашкан була. Фаҗига булган көнне иртәнге 6 да ул сыер көтүе көтәргә чыга. Көтүдә өч үгез дә була. Көтүче билгеләнгән вакытка фермага кайтмый. Хуҗа кеше аны эзләргә чыгып китә. Вафат булган ир-атның мәете болын уртасында табыла. Көтүченең гәүдәсе янында ертылып беткән куртка табыла, ә аның гәүдәсе янында тояк эзләре була.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.


Нет комментариев