Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхозда уздырылган шахмат турнирына 220 шахматчы килде [+фотолар]

Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде.

Спортның әлеге төрендә көчләрен сынарга укучылар да, өлкәннәр дә - барысы 220 спортчы һәм шахмат уены белән мавыгучы килгән иде. Традицион бәйгене ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, легендар урманчының оныгы Азат Миңнеханов катнашты. Быелгы чемпионнар олимпия системасы белән өч сәгатьтән артык дәвам иткән киеренке уеннардан соң ачыкланды.


Спорт осталары турнирында 1нче урынны Шәмәрдәннән Марат Закиров алды. Ул Кукмарадан Александр Васильев белән Казаннан Тимур Нәгыймуллинны отты. Түбән сыйныф укучылары арасында Шекшедән Зәлия Әхмәтшина (кызлар) һәм Кукмарадан И.Галиев, VII-XI сыйныфлар төркемендә Курсабаштан Гөлнара Нәфыйкова белән Шәмәрдәннән Фәннур Каюмов җиңде. Олы яшьтәгеләр арасында 1нче урынны Шекшедән Алсу Гарипова (хатын-кызлар) һәм Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов яулады. Сиринә Нигъмәтҗанова (Иске Икшермә), Ленина Ракова (Саба), Альберт Вәлиуллин (Миңгәр), Илгизәр Галимуллин (Олы Арташ) призерлар булдылар. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга Грамоталар, акчалата призлар тапшырылды. Барлык катнашучыларга турнир истәлеге билгесе итеп теплицадан әле яңа гына алынган үсентеләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат миннеханов нургали миңнеханов турнир