Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә фатирда чыккан янгында ике ир-ат үлгән

Узган төндә Әлмәттә фатирда чыккан янгында ике ир-ат үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Төзүчеләр проспектындагы тугыз катлы 39 нчы йортның өченче катындагы ике бүлмәле фатирда чыккан янгын турында хәбәр бердәм 112 коткару хезмәтенә 1.47 сәгатьтә килеп ирешкән....

Узган төндә Әлмәттә фатирда чыккан янгында ике ир-ат үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төзүчеләр проспектындагы тугыз катлы 39 нчы йортның өченче катындагы ике бүлмәле фатирда чыккан янгын турында хәбәр бердәм 112 коткару хезмәтенә 1.47 сәгатьтә килеп ирешкән. Урынга 65 нче янгын сүндерү бүлеге, полиция, газ һәм электр челтәре, шулай ук медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.

Фатирның 15 квадрат метр мәйданына таралып өлгергән ут 30 минут эчендә сүндерелгән. Фатирда 79 һәм 38 яшьлек ике ир-атның үле гәүдәсе табылган. Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тарткандагы саксызлык, диелә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/11/140362/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев