Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Татарстанда кош гриппы барлыкка килү факты җитди тикшерү таләп итүен әйтте

2018 елның җәендә республиканың алты районының 16 торак пунктында кош гриппы теркәлде.

Татарстанда кош гриппы барлыкка килү факты җитди тикшерүләр таләп итә. Бу хакта бүген Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек идарәсе һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында республиканың вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

«Факт үзе җитди принципиаль тикшерү таләп итә. Бу - территориянең иминлеге өчен җавап бирүче кешеләрнең моңа юл куюы нәтиҗәсе. Инфекция Чувашиядән кергән очракта, зарарланган кош базарда ничек барлыкка килгән? Мондый хәл кабатланмасын өчен соңгы ноктага кадәр тикшерергә кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә контроль начар булу нәтиҗәсе», - диде ул.

Әлеге факт республика эчендә терлекләрнең баш саны үзгәрешен контрольдә тотуны көчәйтергә мәҗбүр итә, диде Татарстан вице-премьеры.

«Кош гриппы буенча Идел аръягы зонасы "кызыл" сызык астында булды. Әлеге территория өчен миңа бик оят. Анда бит шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы 1025 баш кош-корт кына бар. Фаҗига дә юк кебек, алга таба тыныч яшәргә була, әмма факт үзе моның ни өчен килеп чыкканын уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш, чөнки инструкция бөтен система буенча төзелгән», - диде Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, элек урыннарда ветеринария табиблары эпизоотик вәзгыятьне игътибар белән күзәтәләр иде.

Бүгенге көндә Татарстан авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары аеруча куркыныч авырулар буенча имин, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Ул республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кош гриппы узган елның җәендә теркәлгән булганлыгын искәртте.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев