29 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 539 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 34 кешегә күбрәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә.
Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 433 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 2731 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында, 23-29 март көннәрендә, 1017 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 512се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 56 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


Нет комментариев