Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мавзолейга, Ленин янына!

Бүген пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның туган көне

Ленин мәете яткан корылма туристлар өчен тарихиистәлекле урын булудан тыш, төрле риваятьләргә, уйдырмаларга, мәзәк һәм фаҗигаләргә бай булуы белән аерылып тора.

Мавзолейның тышкы һәм эчке ягын президент полкы солдатлары саклый. Гомер ләренең бер елын (контракттагыларның күбрәк тә) төрбә янында үткәрүчеләрдән дә күбрәк андагы хәлләр турында, мөгаен, белүче юктыр. Хәер, сөй ләшүнең башында ук элеккеге Кремль солдаты Андрей вакыйгаларның күбесе уйдырма икәнен кисәтте. Ленинның саркофагтан торып чыгуы, солдатлардан сигарет теләнүе, ятып торуыннан туйганын, аркасы авыртудан зарлануы, азиялеләрнең күп булуыннан гаҗәпләнүе турындагы уйдырмаларны карт солдатларның яңа хезмәткә килүчеләргә сөйләп калдырулары анда үзенә күрә бер йолага әйләнгән. Шулай да бу әкият-мәзәкләр хискә бирелүчән хәрбиләрнең психикасына тәэсир иткән очраклар да җитәрлек икән. “Кайбер солдатлар каравылдан соң йоклый алмадылар, төш ләрендә саташып, Ленин белән сөй ләш теләр”, — дип искә ала Андрей.

Хезмәт иткәндә аңа чын, реаль тормыш вакыйгалары шаһиты да булырга туры килгән. Чөнки тарихка бөек шәхес булып кереп калган Ленинны карарга төрле кеше килә икән. Берәүләргә ул — изге, икенчеләргә — җәллад, җәберләүче. Ихтималлык теориясенә таянып карасаң, меңләгән кеше арасында һичшиксез җүләрләр дә булырга тиеш. “Чит ил туристлары үзләрен тәртипле тота. Ә безнекеләр мавзолейга аз керсәләр дә еш кына төрле проблемалар тудырып кына торалар. Кай берләре корал белән килә, ярый әле металл детекторлар аларны тиз ачыклый. Ле нин ның уянганын күрергә теләп мавзолейга еш йөрүчеләр дә җитәрлек. Андый кешеләрне комендатурада танып беләләр, үз ләрен тыныч тотканга күрә Ленин янына тоткарлыксыз кертәләр”, — ди Андрей.

Ә бер төрлесе мавзолейга кергәч “ычкынып” барьер аша саркофаг янына үтәргә омтыла икән. Андрейның хезмәттәшләре шундый ике вакыйгага юлыкканнар. Бервакыт бер ир-ат караклар һәм сатлыкҗаннар арасында яшәүдән туеп, юлбашчы янына кереп ятарга теләгән. Икенче юлы исә бер хатын-кыз Ленинның башын күтәреп уятмакчы булган. Андрейның сөйләвенчә, алар мондый күренешләргә га дәтләнгәннәр — кайчагында Кремльнең Никольский каланчасы ягы (мавзолейга шуннан кертәләр) психиатрия бүлегенең кабул итү бүлмәсен хәтерләтә, ди. Мавзолейга килүчеләрнең кайберләре контроль посты янында ук Ленин бүген кабул итәме дип сорый. Билгеле андыйларны кертмиләр, якындагы психиатрия сырхауханәсе адресын биреп кире боралар.

Интернетта мавзолей турында кызыклы һәм фаҗи га ле вакыйгалар күп туп ланган. Шуларның берни чәсе сезнең тәкъдимгә.

1934 елның 19 мартында 46 яшьлек Митрофан Никитин Ленин гәүдәсенә ике тапкыр наганнан ата. Тидерә алмагач, үз-үзен атып үтерә. Соңыннан аның кесәсендә партия һәм хөкүмәтне тәнкыйтьләп язылган хат табыла.

1960 елда Фрунзе шәһәреннән килгән берәү барьер аша сикереп чыгып саркофагны тибеп вата. Пыяла кыйпылчыклары Ленинның тәнен боза. Соңыннан әлеге ир-ат табутны ватар өчен Мәскәүгә махсус килүен таный.

1973 елның 1 сентябрендә билгесез террорист мавзолей эчендә кулдан ясалган бомба шартлата. Үзе һәм янындагы ирлехатын лы пар һәлак була. Саркофаг пуля тишә алмый торган пыяла белән капланганга күрә, юлбашчы гәүдәсенә зыян килми.

2013 елның мартында Иркутск өлкәсеннән килгән сәрхуш ир кеше сакчыга ташланган.

2015 елның гыйнварында “Синий всадник” арттөркеме мавзолей ишегенә изге су бөркегән.

Шул ук елны шәра тәнен җәймә белән ураган ир кешене Кызыл мәйданда полиция хезмәткәрләре туктата. Аның җәймәсенә “Ленин, торагың белән уртаклаш” дип язылган була.

2016 елның февралендә Белорусия гражданины мавзолей стенасы эченә яшел буяу тутырылган шешә ата.

2016 елда Ростов өлкәсен нән килүче 54 яшьлек ир-атка полиция хезмәткәрләре игътибар итәләр. Ул тәртип саклаучыларга Ленин белән “аңлашырга” һәм мавзолейны ябу максаты бе лән килдем дип аңлаткан.

чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12305&file=52.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев