Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операциядә һәлак булучының гаиләсенә ике пенсия түләү турындагы закон имзаланды

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенең туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукларын киңәйтү турындагы законга имза куйды.

Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Искәртик, хәзер законда гаиләдә 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән очракта иминият һәм туендыручыны югалту буенча пенсия түләү каралган. Төзәтмәләр буенча пенсия ала торган баланың яшен 23 яшькә кадәр арттырачаклар.

Закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, ә яше, эшкә сәләтлелеге, мәшгульлек өлкәләре һәм кереме исәпкә алынмый. Шулай итеп, гаиләгә бер үк вакытта ике пенсия - һәлак булучының баласына һәм хатынына түләнәчәк.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-operaciyada-halak-bulucynyn-gailasena-ike-pensiya-tulau-turyndagy-zakon-imzalandy-5888344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев