Меркель Казанга Германия җыелмасы матчына килми
Яңалыклар

Меркель Казанга Германия җыелмасы матчына килми

Канцлер Татарстан башкаласына парламент атнасы булу сәбәпле килә алмый.

Германия канцлеры Ангела Меркель Казанда 27 июньдә узачак Германия - Көньяк Корея матчына килми. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Парламент атнасы булу сәбәпле, мин Казандагы матчта катнаша алмыйм”, - дигән канцлер. Ул немец җыелмасының плей-оффка чыгуына өметләнүен өстәп әйткән.

  • Германия - Көньяк Корея матчы “Казан Арена” стадионында 27 июньдә уза. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.

Фото: https://pixabay.com | fantareis

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев