Миллионнар алып киткән Капеллодан соң футбол үзгәрерме
Ниһаять! Фабио Капеллоның Россия җыелма командасы баш тренеры вазыйфасыннан китүен футбол җәмәгатьчелеге әнә шундый хисләр белән кабул итте дисәк, әллә ни арттыру булмас. Тик итальян белгече китүгә үк Россиядә футбол кояшы башка яктан чыга башламаячак. Дөресен әйткәндә, Капеллоның китәчәге беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Киләсе елда узачак Европа чемпионатына...
Ниһаять! Фабио Капеллоның Россия җыелма командасы баш тренеры вазыйфасыннан китүен футбол җәмәгатьчелеге әнә шундый хисләр белән кабул итте дисәк, әллә ни арттыру булмас. Тик итальян белгече китүгә үк Россиядә футбол кояшы башка яктан чыга башламаячак.
Дөресен әйткәндә, Капеллоның китәчәге беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Киләсе елда узачак Европа чемпионатына эләкмәсәк тә зур проблема түгел. Анда эләгеп кенә эш бетми әле, хурлыкка калмас өчен дә тырышырга кирәк. Ә безнекеләрнең соңгы вакытта күрсәткән уены әллә ни өметләндерми. Төп мәсьәлә башкада. Капелло белән килешүне ничек тә тизрәк өзәргә, башкача әйткәндә, котылырга кирәк иде. 2018 елга күп калмады. Үзебездә узган Дөнья чемпионатында нәрсәдер эшләргә кирәк бит инде. Ә менә Капелло белән әнә шул "нәрсә"гәдер ирешү куркыныч астында калды.
6 миллион гына диләр
Бер яктан караганда, теге яки бу командада тренер алмашыну гадәти хәл. Нәтиҗә юк икән - җибәрәләр инде. Ә менә футболдагы үзгәрешләргә спорт белән кызыксынучылар гына түгел, бөтен халык игътибар итте. Чөнки Капелло түгел, аның акчасы турында күбрәк сөйлиләр. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, вакытыннан алда эшеннән җибәргән өчен тренерга 15 миллион евро акча түләргә тиеш булганнар. Безнең акчага күчерсәң, бер миллиард сум тирәсе килеп чыга бу. Ике көн элек Россиянең спорт министры Виталий Мутко бу мәгълүматның дөрес түгеллеген әйтеп антлар эчте. Аннары телгә алынган сумманың азрак - 6 миллион евро гына икәне турында хәбәр таралды. Анысы да аз акча түгел. Ни өчен Капелло белән шундый авыр шартларга ризалашып килешү төзегәннәр? Гадәттәгечә, гаебен танучы юк.
Ничек кенә булмасын, Капелло китте, хәзер аның урынына яңа тренер киләчәк. Инде анысы Россия кешесе булыр диләр. Кандидатлар исемлегенә җиде-сигез кеше кергән. Араларында "Рубин"ның элеккеге тренеры Корбан Бәрдыев та бар. Ә төп кандидатлар дип Леонид Слуцкий белән Александр Бородюк телгә алына. Тик баш тренер вазыйфасына кайсы гына билгеләнсә дә, Россиядә футбол кояшы башка яктан чыга башламаячак. Анысын ук үзгәртү баш тренер кулыннан гына килә торган эш түгел. Монысы өчен зуррак көч кирәк. Әнә шуңа күрә хәтта канунга үзгәрешләр дә кертергә җыеналар. Билгеле булганча, моннан 6 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев түрәләрне спорт федерацияләрен җитәкләүне тыйды.
Аларның эше болай да күп, янәсе. Инде менә ул искәрмә ясарга карар кылган. Шул рәвешле Россиянең спорт министры Виталий Мутко кабат илнең футбол берлеген җитәкли алачак. Мутко үзе дә моңа каршы түгел. Шуңа күрә министрны Россия футболын коткарачак кеше дип тәкъдим итүчеләр дә бар. Тик менә Капелло белән былтыр яңа килешү төзегән кеше дә нәкъ менә ул иде.
Лимит безгә кагылмый
Ике көн Россия футбол берлегендә тагын бер мөһим карар чыгардылар. Анысы чит ил уенчылары санына кагыла. Моннан ары премьер-лига командалары уен кырына берьюлы күп дигәндә 6 чит ил футболчысын гына чыгара алачак. Элегрәк исә 7не дә ярый иде. Бу үзгәрешләргә карата төрле фикерләр бар. Берәүләр әйтүенчә, яңа кагыйдә үзебезнең футболчыларны күбрәк уйнату мөмкинлеге бирә. Ә икенчеләре мондый шартларда Россия футболчылары үзләрен уен кырына барыбер чыгарасыларын белеп, артыгын тырышмаячак дип тәкрарлый. Бу бәхәснең ахыры булмас, ахрысы. Ә менә "Рубин"га мондый үзгәрешләрнең әллә ни йогынтысы юк. "Узган сезонда уен кырына алты чит ил футболчысы чыкканын хәтерләмим дә", - ди "Рубин"ның генераль директоры Айрат Гәрәев.
Ә кайбер белгечләр раславынча, чит ил футболчылары санын киметү командаларга тамашачыга якынаерга ярдәм итә. "Рубин" исә моның өчен башка чаралар да уздыра. Әйтик, команданың сезон алды очрашуын якташларыбыз бу юлы Горбунов исемендәге Казан авиация заводында уздырды. Юкка түгел. Чөнки "Рубин"ның нигезе нәкъ менә шушы заводта салынган дип исәпләнә. Бу очрашу уенчыларның үзләренә дә йогынты ясады, күрәсең. Һәрхәлдә, очкычлар янына басып бик озак фотога төште алар. Инде хәбәр иткәнебезчә, "Рубин" яңа сезонның беренче очрашуын 18 июльдә Мәскәүдә ЦСКАга каршы уздыра.
Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 16.07.2015 | 16.07.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев