Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән авылдашларының гаиләләрендә булдылар

Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре һәм туганнары һәр көн өмет белән яши. Әниләр – газиз улларыннан, хатыннар – кадерле ирләреннән, балалар – яраткан әтиләреннән яхшы хәбәрләр, шалтыратулар көтәләр һәм чын күңелдән аларның тизрәк өйләренә кайтуларын телиләр.

  Россиялеләрнең тынычлыгын саклаучы чын ир-атларны тәрбияләгән гаиләләр өчен тирә-юньдәге кешеләрнең җылы сүзләре, игътибары һәм аңлаулары бик мөһим. 7 март көнне Шекше мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Сердә авыл клубы хезмәткәрләре "Йөрәктән-йөрәккә" дип исемләнгән күчмә чара оештырып, Нигъмәтҗановлар, Галиуллиннар, Шәрифуллиннар гаиләләренә бардылар. Римма Галихан кызы Шекше авылында туган, алар ире Җәүдәт белән ул һәм кыз үстергәннәр. Өлкән балары - уллары Рәмис беренчеләрдән булып, туган авылы Мичәнбаштан мобилизацияләнә. Рәмиснең инде үз гаиләсе, хатыны һәм кечкенә кызлары бар, шушы көннәрдә икенче балаларының дөньяга аваз салуын көтәләр. Әти-әниләр һәм яшьләр бергә, шушы авыр вакытта бер-берләренә ярдәмләшеп яшиләр . 
  Гөлсәрия Галиуллина (Фатыйхова) Шекше авылында туып үскән, хәзерге көндә Пүкәл авылында яши. Гөлсәрия апаның уртанчы улы Данисның мобилизация турында повестка алуына һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүенә инде биш ай вакыт узан. 
  Фәнис улларының сәламәт килеш, туган якларына тизрәк кайтуын Сәрдә авылыннан Шәрифуллиннар гаиләсе дә көтә. Өч гаилә дә мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерде, аларның сәфәре, үзләренә күрсәткән игътибарлары, ярдәм сүзләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Гаиләләргә Алан-Елга авылында туып-үскән, якташыбыз тарафыннан финанс ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев