Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар WhatsApp аша алдауның яңа ысулын тапкан

Уяу булыйк!

Мошенниклар WhatsApp кулланып, аккаунтка керү мөмкинлеге алу өчен мессенджерның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре булып, алдау схемасын куллана башлаган. Бу хакта Mash Telegram-каналына сылтама белән «Российская газета» яза.

Җинаятьчеләр «иминлек хезмәте» булып кыланып кулланучыларга кушымтаны блоклау белән яный, аккаунт иясе булуны раслау өчен «коткару кодын» әйтүне таләп итә.

Чынлыкта исә, күрсәтелгән код аларга аккаунтка керер өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

Код алган очракта мошенниклар профильгә керә, парольне үзгәртә һәм корбан исеменнән контактларга акча күчерү үтенече белән хат җибәрә.

Җинаятьчеләр төрле сәбәпләр яза, тик ешрак бу якын кешеләрнең янәсе авариягә эләгүе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mosenniklar-whatsapp-asa-aldaunyn-yana-ysulyn-tapkan-5896045

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев