Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алалар
Яңалыклар

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алалар

Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган һәркемне чакыра.

15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә Мәскәүдә герой-шагыйрьне искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салалар. Тантаналы чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша.

Искә алу чарасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган һәркемне М. Җәлил урамына (“Борисово” метро станциясе) чакыра. Чара көндезге сәгать 12дә башлана.
 Фото :http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев