Сабалыларны нәүрүз бәйрәменә чакырабыз
Яңалыклар

Сабалыларны нәүрүз бәйрәменә чакырабыз

Быел яз иртә килергә охшаган. Шуңа күрә Нәүрүз - кышны озату, язны каршы алу бәйрәме дә быел иртәрәк үткәрелә. Кыс­касы, район халкын шимбә көнне - 14 мартта Саба үзәгендә Нәүрүз бәйрәмендә һәм язгы ярминкәдә катнашырга чакырабыз. Иртәнге сәгать 7дә үк башланып китәсе ярминкәдә хуҗалыклар салам-печән, ашлык, бәрәңге, ит һәм бал...

Быел яз иртә килергә охшаган. Шуңа күрә Нәүрүз - кышны озату, язны каршы алу бәйрәме дә быел иртәрәк үткәрелә. Кыс­касы, район халкын шимбә көнне - 14 мартта Саба үзәгендә Нәүрүз бәйрәмендә һәм язгы ярминкәдә катнашырга чакырабыз. Иртәнге сәгать 7дә үк башланып китәсе ярминкәдә хуҗалыклар салам-печән, ашлык, бәрәңге, ит һәм бал белән катнашачаклар. Нәүрәз бәйрәме музыкасы иртәнге сәгатьләрдә яңгырый башлап, табаларда коймак чыжлаячак, боткалардан тәмле пар күтәреләчәк. Шулай ук дәртләндергеч спорт уеннары үткәреләчәк. Соңга калмагыз!


Нет комментариев