Әнвәр Нургалиев: “Хатын-кыздан башка яши алмыйм”
Яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: “Хатын-кыздан башка яши алмыйм”

Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Казанда узган өстәмә концертында әйтте.

“Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды”, - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә.

Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үзен бик тыйнак, әдәпле тота. Концертта гаиләсе турында, хатын-кызга хөрмәте турында эчтәлекле сүзләр сөйләде. Җырлары да нигездә мәхәббәт турында.

Бу юлы да тамашага билетлар тиз арада сатылып беткән, шуңа күрә декабрьдә Әнвәрнең өченче концерты көтелә икән.

http://intertat.ru


Нет комментариев