Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасха бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар! 16 апрельдә православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтә.

  Керәшеннәр аны Олы көн дип тә йөртәләр. Бу бәйрәм миллионлаган кешеләрне берләштерә, күңелләргә шатлык һәм җылылык иңдерә. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга өнди. Кылыначак  гамәлләрнең  ихласлылыгына,  якыныңа эчкерсез булырга чакыра, җәмгыятьне әхлакый яктан тәрбияли. Якын кешеңә начарлек теләмә кебек кануннар үтәлмәгән җәмгыятьтә социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп булмый. Нәкъ менә шуңа күрә барыбыз өчен дә рухи һәм әхлакый башлангычларны үстерү, гореф-гадәтләребезгә сакчыл карау, кешегә шәфкатьлелек күрсәтү  бик мөһим. Пасханы православие  динен  тотучылар  куанычлы хисләр белән каршы  ала  –  бу  көнне  үз  якыннарына  игелек кылырга, яратуын белдерергә, күңелен сафландырырга тырыша. Шушы шатлыклы правослау бәйрәмендә чын күңелдән өйләрегездә һәм гаиләләрегездә һәрчак иң яхшыга ышану, тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм бәхет хөкем сөрүен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев