Поездларда онытылган әйберләрне эзләү буенча онлайн-сервис
Россия тимер юллары поездларда онытылган әйберләр эзләү онлайн-сервисын эшләтеп җибәрде.
Россия тимер юллары холдингы ерак араларга йөрүче поездларда онытылган әйберләр эзләү сервисын эшләтеп җибәрде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Бу уңайдан пассажирлар компаниянең рәсми сайтында электрон заявка тутыра ала.
"Анкетада исемеңне, билет номерын, телефон номерын, электрон почтаны һәм билет рәсмиләштерелгән документның соңгы дүрт санын күрсәтергә кирәк булачак", - диелә хәбәрдә.
Шулай ук югалган әйберләр турында язарга һәм якынча калдырылган урынны күрсәтергә кирәк.
Эзләү сәфәр башланганнан алып 30 көн эчендә башкарылырга мөмкин, дип ачыкладылар Россия тимер юлларында. Заявка эшкәртелгәннән соң, пассажирга фотосурәтләр буенча табылган әйберләрне билгеләргә тәкъдим итәчәкләр.
Ай саен "Россия тимер юллары" ААҖнең бүлендек җәмгыяте хезмәткәрләре онытылган әйберләр турында мең ярымга кадәр гариза эшкәртәләр. Бер тәрәзә принцибы буенча эшләүче яңа сервис процедураны гадиләштерергә һәм тизләтергә тиеш.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев