Путин: Рөстәм Миңнеханов — ныклы җитәкче
Яңалыклар

Путин: Рөстәм Миңнеханов — ныклы җитәкче

Дәүләт башлыгы Татарстанны үсеш лидерлары арасында билгеләп үтте.

Татарстан үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы субъектларның берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — нык җитәкче, дип билгеләп үтте Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре вакытында.

«Рөстәм Нургалиевич - ныклы җитәкче», - диде Путин.

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

«Федерация субъектлары арасында яхшы үсеш күрсәткечләре белән Татарстан беренче урыннарның берсен тота», - дип йомгаклады Владимир Путин.

Элек ул Татарстан төбәген халык өчен беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү үрнәге дип атады.
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев