Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбызга Ырынбур шәлләре бүләк иттеләр

“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйгегә йомгак ясады

   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздырды. Әлеге бәйгедә Кызыл Мишә авылыннан Рәсимә Әхмәтова  һәм Шәмәрдән авылыннан Клава Әүхәдиева катнашты. 24 апрель көнне аларның чигелгән мендәрләре Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә уздырылган III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында күргәзмәгә куелган иде. Күргәзмәдән соң иҗади бәйгедә катнашучыларны котладылар. Райондашларыбыз I, II урын дипломнары һәм Ырынбур шәле белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев