Рамил Закиров тәүге җырын Америкада яздырган!
Эстрадага "Тик син генә" җыры белән килеп кергән Рамил Закиров исемле Чаллы егете үзенең җырларын Америкада иҗат итә башлаган икән. Татар егетенең ни өчен нәкъ менә Америкага китеп җырлар яздыра башлавы турында һәм башка кызыклы сорауларны Рамилнең үзенә юлладык.
- Рамил, Америкада җыр яздыру вакыйгасы ничек булды?
- Кечкенә чагымнан ук җырласам да, студент булгач кына, иҗат белән ныклап кызыксына башладым. Студент елларында өч дус егет Америкага бардык. Һәм беребез шунда яшәп калды, аның хәзер автомобильләр буенча үз бизнесы бар. Шул егетләр белән Америкада өй шартларында студия оештырып, "Күк төсле күзләр" исемле тәүге җырымны иҗат иттек. Анда яшәүче дустым "Тик син генә" җырыма клип төшерергә дә ярдәм итте. Якын арада Америкага барып, җыентык чыгарырга планлаштырам.
- Күпләр сине "Яшьләр тукталышы" тапшыруы алып баручысы буларак белә. Телевидениедә эшләүнең иҗатыңда, гомумән, тормышта ярдәмен тоясыңмы?
- Иң элек мин "Без - Тукай оныклары" тапшыруында шигырьләр укыдым. Аннан соң "Яшьләр тукталышы"н алып бара башладым. Хәзер дә эшләр идем, минем белән эшләүче кыз декрет ялына китү сәбәпле, алып баручыларны алыштырдылар. 2 ел чамасы матур гына эшләп алдык. Баштан ук максатым - телевидениедә күренү иде. Дөрестән дә, шул тапшыру аша танып белүчеләр шактый. Ә телевидениедә эшләү үземне камера алдында тотарга, сөйләм телен баетырга ярдәм итте, үз-үземә ышанычны арттырды.
- Рамил, эстраданың танылган артисты Иркәнең Казандагы концертында чыгыш ясадың. Иркә - сайланучан җырчы, концертларына иң-иңнәрне генә чакыра. Син аның концертына ничек эләктең?
- Иркә минем җырлавымны ишетеп, ошаткан булса кирәк, үзе шалтыратып, концертында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Казандагы концертка кадәр, без Татарстанның кайбер авылларында һәм шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Иркә белән бергә концерт кую авыр булмады, чөнки күпләр аны усал дип уйлый. Юк, ничек тиз кызып китсә, шундук суына. Ул - тырыш, төпле, киң күңелле кеше. Аны халык та, башка күп кенә артистлар да бик хөрмәт итә.
- Үзеңнең концертларыңны да оештыра башлагансың. Халык ничек кабул итә?
- Өстәмә җырчы булып йөргәч, халык алдына чыгып, озын-озак сөйләшеп, аралашып булмый. Әлегә концертларны авылларда куям. Иҗат юлымның башы гына бит әле, белмәүчеләр дә күп. Шулай да ничә кеше килсә дә, концерт куймыйча китмим. Концертны үзем алып барам. Аның форматы да башка төрле, гадәти түгел. Халык белән аралашуга корылган. Теләгән кеше залдан кычкырып үзен кызыксындырган сорауны бирә ала, мин рәхәтләнеп җавап бирәм. Репертурымда дәртле җырлар күбрәк. Мин үзем дә шук-шаян кеше. Тамашачы да хәзер тиз темптагы җырларга өстенлек бирә башлады.
Эльвира ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев