Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде
Яңалыклар

Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

Алексей Песошин бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.

Премьер-министр Алексей Песошин Равил Кузюровны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры сыйфатында тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Кузюров Татарстанның Аксубай бистәсендә туган. «Инженер-төзүче-технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2013 елның декабреннән Нурлат муниципаль районы башлыгы вазифасында булды.

Фото: Ильнар Тухбатов


Нет комментариев