Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советы утырышы булды

Дүшәмбедә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов рәислегендә үткән Саба муниципаль районы Советының XII утырышына 7 көн тәртибе кертелде. Депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгышыннан соң 2017 елга һәм 2018-2020 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расладылар. Утырышта 2017 елның беренче яртысында Саба муниципаль районы милкен...

Дүшәмбедә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов рәислегендә үткән Саба муниципаль районы Советының XII утырышына 7 көн тәртибе кертелде. Депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгышыннан соң 2017 елга һәм 2018-2020 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расладылар. Утырышта 2017 елның беренче яртысында Саба муниципаль районы милкен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) раслау турында карар кабул ителде. Шулай ук җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең, сайлап куелучы вазифаи затларның хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр, вакантлы идарәче вазифаи урыннарга кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия, балигъ булмаганнарның эш­ләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составларына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар Саба муниципаль районының Мактау грамотасы, Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты турындагы нигезләмәләрне расладылар. Әлеге бүләкләргә лаек булганда оешма-предприятиеләрнең үз акчалары хисабына бирелә торган премияләр күләме 20 мең (Мактау грамо­тасы) һәм 10 мең сум (Рәхмәт хаты) күләмендә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев