Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне Салават башкаруында җыр һәм салют белән тәмамланды

Казанның Гаилә үзәге янында узган бәйрәм концертында Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады.

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казанда "Шәһәр көне" уңаеннан башкаланың “Казан” Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Биредә Россия һәм Татарстанның эстрада артистлары катнашында зур концерт узды. Бәйрәмне традиция буенча, Салават Фәтхетдинов чыгышы төгәлләде.

Концертның хэдлайнерлары буларак Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады. Лэйна берничә җырны татарча башкарды. Шул исәптән, танылган “Малай на белом барсе” җырын да яңгыратты.

"Московская осень", "Моя не ласковая Русь", "Боже какой пустяк" кебек популяр җырлар башкаручы “Рондо” төркеме солисты Александр Иванов казанлыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп: “Сездә бик күп вакыйгалар үтә: Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, ВорлдСкиллс... Казан чын мәгънәсендә мәдәни шәһәргә әверелә бара, сезнең Президентыгыз шәһәр өчен бик күп эшли, бу бик яхшы", - дип белдерде.

Мәйданда Казан танк училищесы белән килешү буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктының да “Синең сайлау” дип аталган мәгълүмати-агитация акциясе үткәрелде. Анда кыр кухнясы оештырылды, хәрби училище курсантлары концерт куйды.

Төп сәхнәдәге бәйрәм концерты исә кич белән Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Бу вакытта күк йөзен салют утлары яктыртты.

Фото: татар-информ архивы

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев