Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде
Яңалыклар

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде

Монреаль татар җәмгыяте Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне шул рәвешле истәлекле көн белән тәбрик иткән.

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде.

Вакыйга фотосы җәмгыятьнең Instagram-аккаунтында чыкты.

Татарстан байрагы Ниагара шарлавыгында җирле вакыт буенча 22.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатьтә) пәйда булды, аны 15 минут дәвамында күзәтергә мөмкин иде.

Фото: instagram.com/montrealtatar/

tatar-inform.tatar


Нет комментариев