Социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында әлеге кунакханәләр үзләрендә күңел ачу чаралары оештыру мөмкинлеген тәкъдим иткәннәр.
Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә “Корстон-Казань” һәм “Ривьера” кунакханәләренең аккаунтларында реклама тәкьдимнәренә игътибар иткәннәр. Әлеге рекламаларда үзизоляция режимы вакытында кунакханәләрнең үзләрендә күңел ачу чаралары үткәрү мөмкинлеге турында әйтелә.
Тикшерүләрдән соң, күзәтү ведомствосы ООО “Корстон-Казань” һәм “Отель Ривьера” җитәкчеләренә кисәтү ясады. Вазифалы затларны үзизоляция режимын бозган өчен, закон буенча җаваплылыкка тартылачакларын искәртеп үтте.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.ru
Нет комментариев